"Без җирдәге, диңгездәге һәм һавадагы хәрби өлкәләрдә киеренкелекне киметү өчен кабул ителгән чаралардан баш тартачакбыз. Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диелә Төньяк Корея саклану министрлыгы белдерүендә.
Төньяк Корея Көньяк Корея белән хәрби киеренкелекне киметү килешүе кысаларында туктатып торылган хәрби чараларның барысын да кичекмәстән торгызачагын белдерде. Бу хакта "Ренхап" агентлыгы җиткерә.
"Без җирдәге, диңгездәге һәм һавадагы хәрби өлкәләрдә киеренкелекне киметү өчен кабул ителгән чаралардан баш тартачакбыз. Төбәктә хәрби чик сызыгы буйлап куәтлерәк кораллы көчләр һәм яңа төрдәге хәрби техника урнаштырачакбыз", диелә Төньяк Корея саклану министрлыгы белдерүендә.
Төньяк Кореянең хәрби иярчен очыртып җибәрүенә җавап буларак алдагы көнне, 22 ноябрьдә Көньяк Корея 2018 елда төзелгән, хәрби киеренкелекне киметү турындагы килешүне өлешчә туктатты.
Төньяк Корея күзләү иярчене урнаштырылган ракетны уңышлы очыртып җибәрүен белдергән иде. Пхеньянда тиздән тагын берничә шымчы-иярчен очыртырга җыенуларын әйттеләр.
https://dspqz7bwwuc94.cloudfront.net/a/32696427.html