Chelny-biz ачыклавынча, сүз “Түбән Кама нефтехим”ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – “Сферастрой” эшчеләре турында бара.
Татарстанның Түбән Кама шәһәрендәге бер зур оешманың биләмәсендә эшчеләр баш күтәргән. Chelny-biz ачыклавынча, "Түбән Кама нефтехим"ның төзелеш эшләрен башкаручы Мәскәү ширкәте – "Сферастрой" эшчеләре турында сүз бара. Эшчеләрнең баш күтәрүенә хезмәт хакы түләмәүләре сәбәпче булган, расланмаган мәгълүматка күрә, аларның акчаларын инде өч ай тоткарлыйлар.
Басма чыганаклары мәгълүматынча, ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү турында (Русия Җинаять кодексының 145.1 маддәсе, 2 өлеше) җинаять эше ачылган.
https://d3t3ekgrgbujpj.cloudfront.net/a/32602754.html